«Дуслык һәм туганлык – байлыктан кадерлерәк!»: ситуацияле-рольле уен (12+)

Көзге каникуллар вакытында 3 ноябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Дуслык һәм туганлык – байлыктан кадерлерәк!» дигән ситуацияле-рольле уен уздырды.

Игра
IMG_20221103_140636
IMG_20221103_140957
IMG_20221103_144116
IMG-20221103-WA0023
IMG_20221103_142633

Чара «толерантлык» сүзенең килеп чыгышы һәм аның мәгънәсе белән танышудан башланды. Уен барышында балалар, командаларга бүленеп, маршрут кәгазе буенча аның барлык этапларын үтте. «Мактау сүзләре», «Халык зирәклеге», «Мине аңла» һ.б. станцияләрдә яшүсмерләр, бер-берләрен аңлап һәм түземлелек күрсәтеп, командада эшләргә өйрәнә алды.  

Уен азагында яшьләр станцияләрдә алынган фрагментлардан толерантлык эмблемасын җыйды. «Җыр-моң» дигән соңгы станциядә алар бергәләп сабырлык турында җырны башкарды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: